Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
2013 елның 21 сентябре, шимбә
Бүген К.Тинчурин исемендәге Татарстан дәүләт драма һәм комедия театрында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләгәнчә, Татарстанда һәрвакыт урман тармагына игътибар бирелде. “Ләкин соңгы елларда бирелә торган игътибар һәм тармакта булган үзгәрешләр куандырмыйча калмый, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Бүген республикада урман тармагы – урманны саклау һәм яңарту гына түгел, ә яңа технологияләр дә”. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанның урман тармагы хезмәткәрләренә, тәҗрибә уртаклашыр һәм өйрәнер өчен, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән коллегалары килә.
И.Халиков, бик күп еллар дәвамында янгын чыгу куркынычы булган чорларда урманнарны саклый алган һәм күп еллар дәвамында ТР урманын саклый алырлык янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасын булдырган өчен, республиканың урман тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры чыгышында искәртеп үткәнчә, күптән түгел Саба муниципаль районында түбән сортлы агачны эшкәртү буенча агач эшкәртү комплексы ачылды. Шулай ук И.Халиков урман тармагы хезмәткәрләренең Универсиадага әзерлек эшендә ярдәм итүләрен билгеләде.
“Без, шул исәптән, республика Татарстанда барган инновацион процесслар белән бергә атларга тырышабыз, - диде ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, коллегаларын бәйрәм белән котлап. - ТРда тормышка ашырылган һәм тормышка ашырыла торган зур һәм дөнья дәрәҗәсендәге проектлар моңа дәлил булып тора”. Н.Мәһдиев ассызыклаганча, Татарстанның урман тармагына горурланырлык урын бар. Ләкин болар барысына урман тармагы җитәкчеләре буыны салган нигездән башка ирешеп булмас иде, дип ышана ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
ТР Президенты биреме ярдәмендә республика урманчылары үзләре өчен яңа булган эштә – Казанның тарихи үзәгендәге Иске татар бистәсен торгызуда катнаша алдылар, диде ведомство башлыгы.
Шулай ук тантана вакытында Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, ТР Хөкүмәте, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тапшырды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше төгәлләнгәннән соң, ТР урман тармагы хезмәткәрләренә К.Тинчурин театрының “Мәхәббәт чишмәсе” спектакле күрсәтелде.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз