Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Вьетнамның Хәрби диңгез флоты башкомандующие, милли оборона министры урынбасары Нгуен Ван Хиен белән очрашты
2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Вьетнамның Хәрби диңгез флоты башкомандующие, милли оборона министры урынбасары Нгуен Ван Хиен җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Ренат Мистахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.
Илдар Халиков кунакларга, бүген чит илдә командировкада булган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
ТР Премьер-министры республиканың икътисади потенциалы турында кыскача сөйләде, монда оборона-сәнәгать комплексының зур өлеше туплануын әйтеп узды. Бу- 13 зур сәнәгать предприятиесе, 20дән артык фәнни-тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюролары. Татарстанда авиа- һәм суднолар төзелеше, сугыш кирәк-яраклары, махсус химия продукциясе җитештерелә, дип хәбәр итте Илдар Халиков.
Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре составына С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе, шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән заводы керә.
Илдар Халиков Вьетнам коллегаларына хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте һәм бу эшлекле очрашуның Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләр үсешенә яңа этәргеч бирүенә ышанычын белдерде. Ул шулай ук Вьетнам белән хезмәттәшлектә Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Рособоронэкспорт структурасы ярдәм итүен җиткерде.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, иртәгә ике “Гепард-3.9” фрегатына нигез салыначак, алар Вьетнам өчен “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” ААҖдә проектлаштырылган.
Үз чиратында, Вьетнамның Хәрби диңгез флоты башкомандующие, милли оборона министры урынбасары Нгуен Ван Хиен, ярдәм итүләре өчен Татарстанга рәхмәт белдерде.
Без партнерлыкны сакларга телибез һәм киләчәктәге хезмәттәшлек өчен күп мөмкинлекләр күрәбез, диде ул.
Белешмә өчен:
2013 елның 24 сентябрендә “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ дә (предприятие “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ компанияләр төркеменә керә), Вьетнам өчен “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” ААҖ дә проектлаштырылган ике “Гепард-3.9” фрегатына нигез салу тантанасы булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз