Илдар Халиков “Идел-гражданлык университеты” проектының икенче сессиясе ябылуда катнашты

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Идел-гражданлык университеты” проектының “Заманча сәяси процесс үсеше теориясе һәм практикасы” мәгариф программасы буенча икенче сессиясе ябылуда катнашты.
Илдар Халиков укытуны яхшы оештырган өчен КФУ җитәкчелегенә һәм проектны гамәлгә кертүдә актив ярдәме өчен “Татнефть” ААҖ нә рәхмәт белдерде.

Үзенең чыгышында Премьер-министр республиканың икътисади үсеше, алдагы елларга планнар һәм бурычлар турында сөйләде. “Безне уртак максат- кешеләргә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру берләштерә”,-диде ул.

“Идел-гражданлык университеты” проекты Татарстанда 2013 нче елның маеннан тормышка ашырыла. Заманча сәяси процесста актив катнаша торган республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр алып бара торган уку-укыту программасы актив яшьләрнең, урыннардагы лидерларның профессиональ квалификациясен һәм күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта 117 кеше укый, болар республиканың барлык 45 муниципаль берәмлек вәкилләре. Алар үзләренең сәяси белемнәрен күтәрәләр, ораторлык осталыкларына өйрәнәләр.

Очрашу барышында Татарстан Премьер-министры тыңлаучыларның экология программаларына, авыл хуҗалыгына ярдәм һ.б. мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International