2023 елда Татарстанда эшкуарларның хакимияттәгеләр гамәлләренә карата шикаятьләре саны 3 тапкырга кимегән

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елда ТР Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына эшкуарларның 1217 мөрәҗәгате кергән. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр азрак (3296). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев белдерде.

2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, 2022 ел белән чагыштырганда эшкуарларның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләренә/гамәл кылмавына карата шикаятьләр саны 3 тапкырга кимегән. Шулай ук дәүләт контрактларын үтәү тәртибе буенча мөрәҗәгатьләр саны 5,5 тапкыр һәм кредит оешмалары белән үзара эш итү мәсьәләләре буенча 8 тапкыр кимегән. "Бу турыдан-туры Татарстанның кече һәм урта бизнесындагы хәлнең яхшыруы турында сөйли", - дип ассызыклады спикер.

Моннан тыш, 2023 елда эшкуарларны җинаять эзәрлекләү темасына 11 мөрәҗәгать кергән. "Безнең хезмәткәрләр даими рәвештә СИЗОга йөриләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә кылынган җинаятьләрдә шикләнелгән кешеләр өчен юридик консультацияләр үткәрәләр. Аларга апелляция шикаятьләрен бирүдә, шул исәптән Татарстанның гамәлдәге адвокатлары арасыннан pro bono экспертлары катнашында да ярдәм күрсәтелә», - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Ул искәрткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов төзегән административ басым индексында 4 нче урыннан 2 нче урынга күтәрелгән. "2023 елда без Татарстан эшкуарларына административ басымны киметү буенча федераль ведомстволар белән актив эш алып баруны дәвам иттек", - дип хәбәр итте бизнес-омбудсмен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International