Рөстәм Миңнеханов ЕРҮБ Президенты Сума Чакрабарти белән очрашу уздырды

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкы Президенты Сума Чакрабарти белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашуы кысаларында узды.

Очрашуны ачып, Чакрабарти әфәнде сөйләгәнчә, инвесторлар белән аралашканда Россия регионнарының кайсысы белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә була дигән сорауга ул беренче чиратта Татарстан Республикасын атый икән.

Аның фикеренчә, Татарстан Республикасы инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге буенча Россия регионнары арасында беренче урында тора.

2014 елның 22-24 октябреннән Европа банкы ягыннан инвестицияләү мөмкинлекләрен бәяләү өчен ЕРҮБ (Европа реконструкция һәм үсеш банкы) вәкилләренең аның Президенты Сума Чакрабарти җитәкчелегендә Татарстан Республикасына визиты планлаштырыла. Чакрабарти әфәнде ассызыклаганча, ул Татарстан Республикасына визитын түземсезлек белән көтә, аерым алганда, "Иннополис" МИЗ территориясенә. Әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, мондый тәҗрибә Россия Федарациясе башка регионнарында да кулланылачак.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында хәбәр иткәнчә, "Иннополис" МИЗ проекты Россия Федарациясендәге шундый эре проектларның берсе булып тора. Һәм аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре 2014 ел азагына үзен күрсәтергә тиеш инде.

"Шулай ук без кече һәм урта бизнеска актив ярдәм итәбез. Шуның мисалы - "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгы, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия Федарациясендә салым преференцияләрен тәэмин итәрлек һәм потенциаль инвесторлар өчен инвестицияләр иминлеген гарантияли торган законнар кабул ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган эре проектлар турында сөйләде - "Европа-Көнбатыш Кытай" автомагистрален, мультимодаль логистик үзәк төзү, “Мәскәү-Казан” тиз йөрешле тимер юл магистрален төзү. Барлык бу финанс һәм эре инвесторларны таләп итүче проектлар, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан өчен үсеш нокталары. Европа реконструкция һәм үсеш банкы, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, шушы проектларны гамәлгә ашыру өчен финанс таянычы булырга мөмкин.

Белешмә өчен:
ЕРҮБ турында төгәлрәк: http://www.ebrd.com/russian/pages/about.shtml

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International