Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаячак

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Иртәгә, 26 сентябрь көнне, Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43 нче утырышы уздырылачак. Утырышның көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы булачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында булачак. Утырыш иртәнге сәгать 10:00да башланачак, аның видеотрансляциясе Интернет челтәре аша Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында оештырылачак.

Утырыш трансляциясен карау өчен адрес: http://prav.tatar.ru/rus/pressa/broadcast.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International