Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "СО ЕЭС" ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюев белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, "Генерирующая компания" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнаштылар.
Борис Аюев Казанда узучы СИГРЭ Административ советы һәм “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендәге фәнни-техник конференциясендә катнашырга дип килгән.
Бүген очрашу барышында катнашучылар Татарстан һәм "СО ЕЭС" арасында хезмәттәшлек перспективалары, республикада энергетика үсеше мәсьәләләре һәм аны Россия Федерациясенед Бердәм энергетик системасына интеграцияләү турында фикер алыштылар.