Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия банкының финанс базарлары буенча хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы очрашуны ачып, бүгенге очрашуның күптән кирәклеген белдерде. “Сез беләсез, без бик рәхмәтлебез, чөнки һәрвакыт, аеруча Универсиада чорында сездән зур ярдәм күрдек. Уеннар барганда без көненә дистәләрчә карар кабул иттек, һәм алар сезнең тарафтан тиешенчә раслануны таләп итте”.
Татарстан Премьер-министры Владимир Чистюхинга республиканың икътисади үсеше турында сөйләде. Ике яктан да катнашучылар шулай ук республиканың киләчәктә Россия банкының финанс базарлары буенча хезмәте белән хезмәттәшлеген үстерү хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.