Рөстәм Миңнеханов Нуриевлар Клиникасында булды

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Казанның алдынгы дәвалау учреждениеләренең берсендә - Нуриевлар Клиникасында - бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озата йөрделәр. 

Мөхтәрәм кунаклар Нуриевлар Клиникасына 10 ел тулган көнне килделәр. Татарстан Президентын клиниканың репродуктив сәламәтлек өлкәсендәге эше, клиниканың җиһазлануы белән таныштырдылар. Шулай ук уникаль аталандыру процессы турында сөйләделәр, "пробирка"да бала яралану урынын күрсәттеләр. Президентка Россиядәге иң зур криобанкларының берсен дә күрсәттеләр. 

Кунакларга шәхси бала тудыру йорты проектын тәкъдир иттеләр. Аны клиника нигезендә оештырырга планлаштыралар. Очрашу ахырында ТР Президенты Нуриевлар Клиникасы коллективына Рәхмәт хатын тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International