Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты республика энергия системасының диспетчер үзәгендә булды
2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм энергетика системасының система операторы” “Татарстан Республикасы энергия системасының региональ диспетчер идарәсе” ААҖ филиалының яңа диспетчер үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президентын әлеге визиты барышында “Бердәм энергетика системасының система операторы” ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюев, “СО ЕЭС” ААҖнең Татарстан РДУ филиалы директоры Эдуард Галиев, “Сетевая компания” ААҖ җитәкчеләре, СИГРЭ Административ советы әгъзалары озатып йөрде, СИГРЭ утырышы бу көннәрдә Казанда уза.
Визит барышындагы тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы” тамгасын “Бердәм энергетика системасының система операторы” ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюевка, Татарстан РДУ директоры Эдуард Галиевкә һәм Татарстан РДУ директорының беренче урынбасары Валерий Кандалинцевка тапшырды. Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы исеме Система операторы Һәм Татарстан РДУ җитәкчеләренә Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы барышында энергетика иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен бирелде.
Очрашу барышында Борис Аюев һәм Эдуард Галиев Татарстан Президентын республика энергетика системасының агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары белән, энергия системасының оператив-диспетчер идарәсендә кулланыла торган заманча технологияләр, “СО ЕЭС” ААҖнең Татарстан РДУ филиалының диспетчер үзәге мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
Диспетчер үзәген төзү 2013 елның сентябрендә тәмамланды. Яңа диспетчер үзәге Казанның тарихи үзәгендә өч катлы бинада урнашкан: Шиһабетдин Мәрҗани ур., 64.
Диспетчер залында Татарстан Республикасының энергия системасына тәүлек буена идарә ителә, анда 18 видеопроекцион куб нигезендә зур диспетчер щиты урнаштырылган. Әлеге заманча видеостена , Татарстан Республикасы энергия системасыны объектларының торышы турында мәгълүматның кирәкле күләмен, төгәллеген һәм оперативлыгын тәэмин итә.
Диспетчер үзәгендә инженер җайланмаларының эшчәнлеге иминлегенең һәм аны системалы мониторинглауның интегрирацияләнгән системасы бар. Төгәлрәк мәгълүмат түбәндәге сайтта: www.so-ups.ru
“СО ЕЭС” ААҖнең иҗтимагый элемтәләр департаменты
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз