Республика прокуратурасында Россия Генераль прокуроры урынбасары һәм Татарстан Республикасы Президенты катнашында киңәшмә узды

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты прокуратурасында җитәкчелек составындагы кадрлар үзгәрешләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр, район һәм специальләшкән прокурорлар катнашты.

Киңәшмәне Сергей Зайцев ачып җибәрде. Ул ведомство җитәкчесе Юрий Чайканың Татарстан Республикасы прокуроры урыныннан эшләгән еллары өчен Кафил Әмировның пенсиягә чыгу сәбәпле отставкага китүе турындагы рапортны кәнәгатьләндергәне турында боерыгын игълан итте. Россия Генераль прокуроры урынбасары оешма җитәкчелеге шәхсән Кафил Әмировның һәм ул җитәкләгән прокуратураның эшчәнлеген һәрвакыт югары бәяләгәне турында билгеләп үтте. Сергей Зайцев Кафил Әмировка Россия Федерациясе прокуратурасының Мактау Грамотасын тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кафил Әмиров эшчәнлеге турында җылы сүзләр әйтте, аның республикада законлылыкны ныгытудагы зур өлешен билгеләп үтте. Татарстан Президенты Кафил Әмировка Татарстанның иң югары дәрәҗәле бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.

Кафил Әмиров Россия Генераль прокуратурасы җитәкчелегенә, Татарстан республикасы Президентына аның хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Республика прокуратурасы коллективына, эштәге казанышларның һәм хезмәткәр казанышы икәнен ассызыклап, рәхмәт сүзләрен әйтте. Кафил Әмиров аның белеме һәм тәҗрибәсе һәм хезмәткәргә ачык булганын билгеләп үтте.

Шуннан Россия Федерация Генераль прокуроры урынбасары  яңа билгеләнгән  - моңарчы Казан шәһәре прокуроры урынында булган юстиция өлкән киңәшчесе Илдус Нәфыйков белән прокуратура коллективын таныштырды. Нәкъ менә бүген Татарстан республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Президенты аны әлеге ведомство җитәкчесе итеп билгеләүгә ризалыкларын белдерделәр. Боерыкны Россия Генераль прокуроры имзалаган.

Илдус Нәфыйков чыгышында законлылыкны ныгытуга һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклауга эшне дәвам итәчәген билгеләде.

Киңәшмәне тәмамлап, Сергей Зайцев Татарстанның яңа билгеләнгән прокурорына һәм коллективка законлылык ныгыту эшендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International