Форумда катнашучы республика делегациясе составына Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, КНИТУ ректоры Герман Дьяконов һәм башкалар катнаша.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында, Татарстан Республикасы күргәзмә экспозициясендә,Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашындагы "Икътисадый үсеш һәм тормыш сыйфаты: чакырылышлар һәм перспективалар" пленар утырышында катнашачак, шулай ук башка очрашулар уздырачак.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Тверь өлкәсе губернаторы белән очрашачак, аның барышында Тверь өлкәсе Хөкүмәте белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2013-2015 елларга хокукый, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмәгә имза салу планлаштырыла.
28 сентябрьдә Дмитрий Медведевның Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән “Регионнарның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге стандарты. Гамәлгә кертү йомгаклары” темасына түгәрәк өстәл форматында Россия регионнарының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча очрашуы уздырылачак.
Сочидагы халыкара инвестицион форумда гадәттәгечә Татарстан Республикасы интерактив стенды тәкъдим ителәчәк, быел аның төп юнәлеше инжиниринг үзәкләре булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.