Татарстан Республикасының масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда уникаль тәҗрибәсе бар, аны бөтен Россия буйлап кулланырга кирәк. Мондый фикерне Саклык Банкы башлыгы Герман Греф иртән узган "Сочи-2013" халыкара инвестицион форум кысаларындагы эшлекле ашта белдерде. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.
Ашта катнашучы Россия Хөкүмәте вәкилләре, РФ төбәкләре җитәкчеләре, банкирлар һәм эшмәкәрләр мегапроектларны ашыруның кирәклеге турында фикер алыштылар. Герман Греф чит илдәге уңышлы һәм уңышсыз мегапроектлар мисалларын китерде, Россия транспорт министры Максим Соколов "Мәкәү-Казан" югары тизлекле тимер юл магистрале проектын комментарлады. М.Соколов сүзләренчә, әлеге мегапроектның билгеле бер куркынычлыклары бар, әмма транспорт министры Россиядә ашырылучы мегарпоектлар мультипликатив эффектлы буласында инанганын әйтте. РФ финанслар министры Антон Силуанов үз чиратында проектларны эшләгәндә төгәл санаулар һәм шәхси җаваплылык кирәклеген билгеләде.
Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович теләсә нинди мегапроект дәүләт өчен куркынычлык тудыра дип әйтте, шулай да, аның фикеренчә, озак перспективага проектлар ил өчен уңай тәэсирле булачак.
РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов мегарпоектлар рәтенә тормыш сыйфатын да яхшыртучыларны кертте. Мондый проектлар, И.Шувалов сүзләренчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла. "Татарстан – нон-стоп мегапроект ул. Аларда һәрвакыт мегапроектлар ашырыла, һәм һәр проект кешеләргә яңа тормыш сыйфатын алып килә", - дип саный РФ беренче вице-премьеры.
Шундый проектларның берсе - Казанда узган Универсиада булды. "Биредә подрядчикларның җитди карашы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси карашы булды.Шуңа күрә кыйбатлану бары бер объект - футбол стадионы буенча гына булды, анысы да төзелешнең "көпчәктән" барганы аркасында гына булды", - дип билгеләде И.Шувалов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында стадион төзелеше ФИФА тәлапләренә җавап бирсен өчен корректланганы аркасында бәяргәнен әйтте. ТР Президенты шулай ук "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистраль проектын гамәлгә ашыруның мөһимлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, республикада бөтен инвесторлар ЮТМ төзү турындагы карарны уңай каршы алдылар.
Мегапроектларны гамәлгә ашыру барышында масштаблы чыгымнарның максатка ярашлылыгы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов үз тәҗрибәсеннән мисал китерде. “1990 еллар азагында, бу бик катлаулы чор иде, мин республика финанс министры булып эшләгән заманда шул вакыттагы Казан мэры Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне метро төзергә ризалаштырды. Минем өчен бу утопия булып тоелды, мин каршы булдым, нәтиҗәдә, әгәр карар кабул ителмәгән булса, белмим, хәзер без нишләр идек икән”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, “Мәскәү – Казан” ЮТМ проектын әзерләгәндә чыгымнарны зур игътибар белән бәяләргә, хакы артмаслык техник чишелешләр кулланырга кирәк. “Һәм, билгеле инде, проект өчен җавап бирүче кеше булырга тиеш”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул белдергәнчә, республика җитәкчелеге үз ягыннан ЮТМ проектына, бөтен көчен куеп, ярдәм күрсәтәчәк, магистраль минималь чыгымнар түгеп төзелергә тиеш.
“Татарстанның мегапроектларга идарә итү буенча уникаль тәҗрибәсен һәм республиканың менеджер потенциалын барлык башка мегапроектларда да кулланырга кирәк”, - дип Татарстан Республикасы Президенты чыгышын комментарлады Сбербанк башлыгы Герман Греф.