Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты француз компанияләре вәкилләре белән очрашты
2013 елның 27 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы халыкара инвестицион форум кысаларында Франция-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы (CCIFR) президенты Эммануэль Киде җитәкчелегендәге француз компанияләре вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы стендында булып узган әлеге очрашуда шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, кайбер француз компанияләре республикада уңышлы эшләп килә. Бу, аерым алганда, Air Liquid компаниясе, сәүдә челтәрләре, банклар. "Без үзара файдалы мәнфәгатьләр, контактлар эзлибез һәм сезнең белән очрашып агымдагы проектлар турында фикер алышу мөмкинлегенә шатбыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарга.
Очрашу барышында эшкуарлар Татарстан ягына монорельс проектын тәкъдим иттеләр, ул вокзалны метро станциясе белән тоташтырачак. Рөстәм Миңнеханов бу проектны карарга вәгъдә итте. "Леруа Мерлен" сәүдә челтәре вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Әлмәткә бик перспективалы шәһәр буларак игътибар итәргә киңәш бирде. "Кибетегез бик әйбәт, ассортиментыгыз бик яхшы, Әлмәттә сез кирәкле булачаксыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук француз бизнесменнары энергетика өлкәсендә үз хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдәге хезмәттәшлекнең перспективалары турында җентекләбрәк Татарстанның шул юнәлештәге структуралары белән фикер алышырга тәкъдим итте.
ТР Президенты Мабугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз