Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумының пленар утырышында катнашты

2013 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Пленар утырыш эшендә РФ икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, "Роснефть" ААҖ президенты Игорь Сечин һәм башкалар катнашты. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгышында соңгы вакытта илдә икътисадый үсеш темплары акрынайганын билгеләп үтте.

"Икътисадый активлык акрынаюы, кызганычка каршы, җитештерү артуы дәүләт секторы исәбеннән генә барганы аркасында да була. Дәүләт бөтен социаль бурычларын үти, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең керемнәрен арттыра, дәүләт катнашында эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, авыл хуҗалыгын субсидияләүне арттырабыз", — дип әйтте Д.Медведев.

"Дәүләт ихтыяҗына нигезләнү һәм бюджет ярдәме, тышкы базарлар конъюнктурасы алга таба тотрыклы икътисадый үсешнең бердән бер чыганагы була алмый.  Без бөтен җаваплылык белән илнең әлеге потенциалы сарыф ителгәнен танырга тиешбез",  — дип ассызыклады РФ Премьер-министры.

Ул Россия җитәкчелеге, авырлыкларга карамастан, зур булмаган җитештерү һәм инвестицион компанияләргә, шул исәптән стартапларга, ярдәм итүен дәвам итәчәген билгеләп үтте. РФ бюджетеында әлеге максатларга, РФ Хүкхмәте башлыгы сүзләренчә, 70 миллиард сум акча каралган.

Салым каникулларын кертү мәнфәгатьләре, Дмитрий Медведев фикеренчә, региональ һәм җирле дәрәҗәдә җыелган булырга тиеш.

"Безгә бюджетның агымдагы чыгымнарын оптимизацияләргә кирәк, эффекты булмаган проектларга акча туздыруны туктатырга кирәк, һәм гомумән безнең дәүләт машинасын компакт, арзан һәм мөмкин булган кадәр эффектив итәргә кирәк. Бу безнең өстенлегебез", - дип әйтте Дмитрий Медведев.

Аның фикеренчә, хәзер халыкны эш белән тәэмин итү сәясәтеннән ничек тә баш тартырга кирәк. "Менә нәкъ хәзер безгә үзебезнең җитди өстенлегебездән файдаланырга кирәк дип саныйм мин. Бу өстенлек бездә Европа илләрендәгегә караганда эшсезлек дәрәҗәсе түбәнрәк булуда, һәм шуңа күрә дә халыкны эш белән тәэмин итү сәясәтеннән ничек тә баш тартырга кирәк", - диде Д.Медведев.

"Һичшиксез, бу – бик кыен тема. Ул нәтиҗәлелеге түбән булган эш урыннарын кыскартуга бәйле. Һәм мондый карарлар кабул иткәндә, бик тирәнтен уйлап эш итәргә кирәк, бер үк вакытта кешеләргә квалификациясен арттыру, яңа белгечлек үзләштерү өчен мөмкинлек бирергә кирәк", - дип өстәде Россия Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, кемгәдер эш урынын гына түгел, профессиясен дә һәм яшәү урынын да алмаштырырга туры киләчәк.

Дискуссия барышында Дмитрий Медведев шулай ук мәгариф, квалификацияле кадрлар әзерләү проблемаларына да игътибар итте. "Без алга зур ыргылыш ясамасак, үзебезнең конкурент өстенлегебезне югалтырга мөмкинбез", - диде РФ Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International