Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи-2013" форумы кысаларында "Ренова" компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг белән очрашты. Очрашуда шулай ук "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Вексельбергка очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Без стратегик партнерларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә телибез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Очрашу барышында анда катнашучылар биотехнологияләр, энергетика һәм транспорт өлкәсендәге кайбер перспектив проектлар буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.
Яклар тәкъдим ителгән һәр проектны якындагы киләчәктә җентекләп карарга килештеләр.