“Быел без махсус рәвештә форумга эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше комплексындагы инвестицион проектларыбызны алмадык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – алар урынына без стендта инжиниринг үзәкләренең инновацион проектларын алып килдек".
"КАИ-Лазер" инжиниринг үзәге җепсел лазерлар җитештерү өлкәсендә бөтендөнья лидеры булган IPG Photonics компаниясе белән берлектә булдырыла. "Эйдос" медицина үзәге медицина тренажерларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, үзәкнең эшләнмәләре Россиягә генә түгел, чит илләргә дә җибәрелә. "Билгеле, без нефть химиясе республикасы, шуңа күрә дә без технологик университет базасында инжиниринг үзәге булдырырга планлаштырабыз", - дип ассызыклады Р. Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.