“Сочи-2013” форумында РФ регионнарының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге стандартын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.

2013 елның 28 сентябре, шимбә

Бүген Россия Федарациясе регионнарының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге стандартын гамәлгә кертү барышы турында “Сочи-2013” халыкара инвестицион форумында Россия Федарациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашындагы түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикер алыштылар.Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


2012 елда Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан “Региональ инвестицион стандарт” – инвесторлар өчен интерфейска минималь таләпләр җыелмасы әзерләнде, аңа инвесторлар хокукларын яклау, инвестицион инфраструктура булдыру, озак сроклы инвестицион стратегия булдыру керә. Россия Федарациясенең кайбер субъектлары стандарт кертүнең оештыру этабын тәмамладылар. Россия Федарациясе Президенты кушулары буенча Региональ инвестицион стандарт 2013 елдан Россия Федарациясенең барлык субъектларында гамәлгә кертелә.


Гамәлгә кертү барышында барлыкка килгән каршылыклар һәм катлаулылыклар турында бүген Россия Федарациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары һәм экспертлар фикер алыштылар.


Түгәрәк өстәл утырышын ачып, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев форумның пленар утырышындагы чыгышын искә төшерде. “Мин бөтендөньядагы һәм безнең илдәге катлаулы икътисадый ситуация турында сөйләдем. Шуңа күрә безнең икътисад структурасын үзгәртү өчен күп көч куярга кирәк”, - диде Д.Медведев.


”Эшлисе килгәннәрнең, инвестицияләр җәлеп итүчеләрнең кулларына сугарга ярамый”, - дип ассызыклады Россия Хөкүмәте башлыгы.


Ул регионнарга инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә торган махсус агентлык төзелү турында хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, бу структура “бер тәрәзә хезмәте” рәвешендә булырга тиеш, беренче чиратта, чит илләр инвесторлары өчен, 5 миллион доллар инвестицияләр алып килә торган урта бизнес вәкилләре өчен.

”Икенче яктан, ул Россия регионнарын бөтендөнья базарында инвестицияләрен хәрәкәткә китерәчәк”, - диде Россия Федарациясе Премьер-министры.


Фикер алышу барышында Россия Федарациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович ассызыклаганча, төзелә торган агентлык региональ хакимиятләр хәл итә алмый торган мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түгәрәк өстәлдә инвестицияләр җәлеп итүдә уңышларга ирешкән регион җитәкчесе буларак чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчеләре үз вакытында, төрле илләргә йөреп, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү тәҗрибәсен өйрәнделәр. “Без үз алымнарыбызны эшләдек, АСИның хәзер барлык регионнар өчен дә инвестицияләр җәлеп итү стандартын эшләве бик әйбәт, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Әмма аны даими рәвештә камилләштерергә кирәк, стандарт вакыт таләпләренә туры килергә тиеш. Һәм, билгеле инде, урыннарда бик күп эшләргә кирәк”.


Рөстәм Миңнеханов шулай ук регионнарга инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлык төзү идеясен дә хуплады. “Көчләребезне берләштереп, без бик күп инвестицияләр җәлеп итә алачакбыз, яңа, заманча, импортны алмаштырырлык җитештерүләр булдырачакбыз”, - дип саный Татарстан Президенты.


Аның сүзләренчә, Татарстан белән федераль үзәкнең уңышлы проектларыннан берсе – “Алабуга” МИЗы. “Без бу зонаны федераль үзәк белән паритет башлангычларда төзедек, һәм хәзер игълан ителгән инвестицияләр күләме 100 млрд сумнан артып китә, шуларның 40 млрд сумы инвестицияләнгән инде”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.


Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, муниципаль дәрәҗә турында да онытырга ярамый. Республика җитәкчелеге мондый тәҗрибәне Кытайда өйрәнде, хәзер Татарстан Республикасында муниципаль районнарда бизнес өчен кайбер мәйданчыклар булдырылды инде.


Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Андрей Никитин хәбәр иткәнчә, регионнарның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген стандарт кертү дәрәҗәсе буенча бизнес үзе бәяли. РСПП башлыгы Александр Шохин стандартны практик тәҗрибә нигезендә камилләштерергә тәкъдим итте, регионнарның АСИга тиешле тәкъдимнәрне мөстәкыйль тәкъдим итүе юлы белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International