Татарстан нефтьчеләренә һәм юл салучыларына яңа технологияләр тәкъдим ителде

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Очрашуда Татарстан нефтьчеләренә һәм юл салучыларына “Эколаб” (Ecolab Inc.) һәм “Налко” белән "ТИОРКО” бүлендек фирмаларының яңа технологияләре тәкъдим ителде.
“Татнефть-Химсервис” белән “Налко” реагентлар җитештерү буенча хезмәттәшлек итә һәм башка нефть компанияләрен бу продукция белән тәэмин итә. Бу хакта “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов белдерде. Ул табигый битум өлкәсендә хезмәттәшлеккә бәйле яңа перспективалы тема тәкъдим итте.
Аннары директорлар советы әгъзалары Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты лабораториясе тикшеренүләре белән танышты, бүген каучук һәм полиолефин өчен катализаторлар импортка чыгарыла, дип шәрехләде бу мәгълүматны “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин.
Утырышта “ТАИФ-НК” ААҖ производствосы битумын модификацияләүгә юнәлдерелгән технологияләр хакында мәгълүмат белдерелде. “PETRO-CHEM PMB TECHNOLOGIES LTD” Мәскәүдә лаборатория шартларында Түбән Кама битумыннан Татарстандагы һава шартларын исәпкә алып берләштерүче матдә үрнәген әзерләгән. Хәзер шундый производствоны Татарстанда гамәлгә кую тәкъдим ителә. Мондый матдәне куллану юлларның профилактика ремонты үткәрмичә 10 елдан артык хезмәт итүен гарантияли. Шул ук вакытта асфальтта тигезсезлек, ярылып китүләр дә булмаячак. Технология авторлары раславына караганда, аномаль эсседә авыр автотранспортлар өчен хәрәкәтне чикләү дә кирәк булмаячак.
Фикер алышуда БДБ базарында модификацияләнгән битум 2,5тапкыр кыйммәт, әмма шәхси производство булдырган очракта бәясе 30-50 процентка артачак.
Рөстәм Миңнеханов бу тема бик актуаль дип билгеләп үтте һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, ТАИФ һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ка бүгенге тәкъдимнәрне өйрәнүне йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International