Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Сенаты Рәисе Сәед Наяр Хөсәен Бохари белән очрашты. Очрашу Kazansummit халыкара инвестицион форумы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Пакистан Сенаты Рәисен сәлаиләп, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашу делегациягә ярдәм булыр дип өмет белдерде. "Визитыгыз файдалы булыр дип ышанам, һәм Kazansummit сезнең күңелегезгә хуш килер дип уйлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия Федерациясе белән Пакистан арасындагы мөнәсәбәтләр ныгый барыр, һәм илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең гамәлдәге курсы дәвам итәр дип чын күңелдән ышанабыз".
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Пакистанның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр өлкәсендә аерым бер тәҗрибәсе бар инде, гәрчә аларның күләме теләгәннән кимрәк булса да. Пакистанда "КАМАЗ" ААҖнең җыю производствосы эшләп килә, 2008 елга кадәр “Казан вертолет заводы” ААҖ Пакистанга үз машиналарын җибәреп торды. "Безнең хезмәттәшлек өчен зур потенциалыбыз бар. Без машина төзелеше продукциясе - автомобильләр, йөк автомобильләре, вертолетлар, төрле инжиниринг җайланмалары, корабльләр һәм суднолар тәкъдим итә алабыз. Билгеле инде, без нефть эшкәртү продукциясен дә тәкъдим итәбез", - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
"Татарстан Республикасы – эре икътисадый үзәк, аның потенциалын файдаланырга кирәк, һәм без Пакистан бизнесына Татарстан аша Россиягә чыгу мөмкинлеген бирергә әзер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Пакистан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең гуманитар тәшкилиятенә дә игътибар бирергә кирәк, мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә дә. "Мәгариф программаларын карарга кирәк. Бүген Казанда Пакистанның 14 студенты гына белем ала - бу бик аз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан – Пакистан студентлары өчен уңайлы урын, һәм без мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлегебездә күбрәккә ирешә алыр идек".
Сәед Наяр Хөсәен Бохари үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе составындагы мөһим регион. "Kazansummit форумы исә - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Россия арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен бик яхшы алым", - дип саный Пакистан Сенаты Рәисе.
Ул эшлекле мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерү өчен Татарстан делегациясен Пакистанга чакырды.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов Пакистан делегациясе әгъзаларына барлык Kazansummit форумнарында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
"Безнең хезмәттәшлекнең юнәлешләре күп дип уйлыйм, - диде Татарстан Президенты очрашу азагында. – Форум барышында сез күп кенә файдалы мәгълүмат ала алырсыз, яңа контактлар урнаштырырсыз. Безнең делегация дә сезнең илгә барырга, сезнең дәүләт структуралары, бизнес вәкилләре белән очрашырга тиеш".