Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 форумында Катар делегациясе белән очрашты

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Катар Дәүләтенең бизнес һәм сәүдә министры урынбасары Солтан әл-Хәтер җитәкчелегендәге Катар делегациясе белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе председатель Шамил Агеев катнаштылар.

Очрашуны башында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм ислам дөньясы илләрен тарих, мәдәният, дин һәм гореф-гадәтләр берләштерә, ләкин әлегә эшлекле багланышлар актив түгел. "Шуңа күрә без күбрәк аралашырга телибез, бердәм проектлар булдырасыбыз килә. Kazansuumit – ислам дөньясы илләренә Россия белән якынрак танышу өчен ишек", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Катар делегациясе вәкилләренә.

"Бездә инвестицияләр өчен уңайлы шартлар булдырылган, форум барышында сезгә тәкъдир ителәчәк зур сәнәгать мәйданчыклары да бар”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

"Безгә, Россия һәм Татарстанга килеп, биредә бизнес алып барырга шартлар булганын үз күзебез белән күрү мөһим иде”, - дип әйтте Катар бизнес һәм сәүдә министры урынбасары.

“Татарстанда үткәргән беренче көн миңа бик ошады, һәм форумны оештыручылар арасында Федерация Советы булу мөһим. Бу форумның әһәмиятен арттыра, - дип саный Солтан әл-Хәтер. – ИХО илләре РФ белән багланышларны үстерергә тели”.

Татарстан Президенты республика җитәкчелеге Катар икътисадый үсешен күзәтеп баруын билгеләп үтте. "Сездә дөнья дәрәҗәсендәге кызыклы проектлар күп. Әмма Россиядә Катарны әлегә белеп бетермиләр, Татарстан – сез проектларыгызны ашырырлык мәйданчык ул, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты. – Ышанам ки, без багланышларыбызны ныгыттык, һәм алдагы очрашуыбыз безне тагын да якынайтачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International