Рөстәм Миңнеханов Kazansummit форумында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.


Татарстан Президенты Төркия белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларның шактый дәрәҗәдә үсешен канәгатьлек белән белдерде. Татарстанда эре Төркия компанияләре актив эшли, һәр ел яңа төрек инвесторлары өстәлеп тора.


Рөстәм Миңнеханов Төркия ягына төрки дөньяның мәдәни процессларында катнашуы өчен, шулай ук Төркиянең төрле шәһәрләрендә Татарстан делегацияләрен кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.


Мәүлет Чавушоглу үз чиратында Татарстан Президентына Казанда кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Мин Kazansummit форумының елдан-ел әһәмиятлерәк була баруын күреп сөенәм", - диде М.Чавушоглу.


Казан киләсе елда төрки дөнья башкаласына әвереләчәк, һәм мин ышанам ки, сез, Ислам дөньясы белән багланышларны җайга салган кебек үк, ТЮРКСОЙ әгъзалары булган илләр белән дә уңышлы хезмәттәшлек итәчәксез, - диде Төркия парламенты депутаты. – Һәм бу да регионның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырачак".


"Без Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге көчәюне , яңа проектлар пәйда булуны һәм аларда төрек бизнесменнары катнашуны күреп сөенәбез, - диде Мәүлет Чавушоглу. – Һәм, билгеле инде, без мәдәният үсешенә дә бик шатбыз. Бу бизнесны җәлеп итү өчен бик мөһим".


Очрашу барышында яклар Татарстанның кайбер Төркия компанияләре белән хезмәттәшлегенең яңа перспективалары турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International