Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре белән очрашты

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.


Әкмәледдин Ихсаноглу Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 V халыкара икътисадый форумында катнаша. Әлеге очрашу барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән Әкмәледдин Ихсаноглуна Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә актив катнашканы һәм Kazansummit'13 V халыкара икътисадый форумына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.


"Безнең форум көчәя бара, аның статусы арта. Икенче ел рәттән без Kazansummit форумын Федерация Советы патронажы астында уздырабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Без форумның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре өчен әһәмиятле булуын күрәбез. Россия Федерациясе тарафыннан башкарылган эшләр кысаларында Татарстан Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү өчен уңайлы мәйданчык булып кала".


Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре билгеләп үткәнчә, Татарстанның уңышлары аны бик сөендерә. "Һәрчак, Казанга килгән саен, мин шәһәрнең үзгәрә баруын күрәм, әмма соңгы елдагы үзгәрешләр мине таң калдырды. Татарстан хәзер Россия Федерациясенең "сингапуры" булып тора", - диде Әкмәледдин Ихсаноглу.


Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, аның Татарстанга бу визиты, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре буларак, соңгысыдыр, мөгаен - Әкмәледдин Ихсаноглуның вәкаләтләре өч айдан тәмамлана. Шуңа да карамастан, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Татарстан белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дәвам итәр дип ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International