Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Kazansummit форумында катнашучылар белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты
2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең Kazansummit´13 халыкара икътисади форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздырды. Ул “Форс” компаниясе төркемнәре Директорлар Советы рәисе Сергей Матвиенко һәм Төркиянең Bortech компаниясе генераль директоры Орхан Ихсаноглу белән хезмәттәшлек перспективлары турында фикер алышты.
“Форс” компаниясе төркемнәре төзелеш, IT өлкәсендә хезмәт күрсәтү тәкъдим итә. ТР Премьер-министры Илдар Халиков Директорлар Советы рәисе Сергей Матвиенконы сәламләп, “Форс” төркеме белән республиканың үзара эшчәнлеге дәвам итә, дип белдерде. “Хезмәттәшлек итү өчен яңа, кызыклы юнәлешләр барлыкка килә. Аеруча шатландырганы, бу юнәлеш – мәгълүмат технологияләре”,- дип билгеләде Илдар Халиков.
Сергей Матвиенко сөйләвенчә, “Форс” компаниясе Oracle компаниясе продуктларының системалы интеграторы булып тора. “Форс” бу хезмәтләрне Татарстанга тәкъдим итәргә әзер.
Илдар Халиков хәзер Татарстанда нинди системаларның Oracle да эшләве белән кызыксынды. Белгечләр сүзләренә караганда, Универсиада системалары Oracle белән эшләгән, шулай ук компания продуктлары электрон документ әйләнеше мәгълүмат базасы белән идарә итә.
ТР Хөкүмәт башлыгы Сергей Матвиенкога “Форс” компаниясенең республика Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында җентекләп фикер алышырга тәкъдим итте. Ул шулай ук компания вәкилләрен Иннополис һәм “Смарт Сити Казан” проектларына кабат, тагын да игътибар белән карарга чакырды.
“Bortech” компаниясе генераль директоры Орхан Ихсаноглу Илдар Халиковка республиканың төзелеш комплексында компания җитештерә торган махсус янгынга чыдамлы лак-буяу куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. ТР Хөкүмәт рәисе, мондый буяуларны киң куллану өчен янгын куркынычсызлыгы белән шөгыльләнүче органнарда тиешле сертификациянең булуы таләп ителә, диде. “Сертификациянең булуы бик мөһим, ул күп проектларга юл ача”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Бер үк вакытта ул Орхан Ихсаноглуга Татарстанда Bortech буяуларын куллану мөмкинлеген “Татинвестгражданпроект” институты җитәкчелеге белән җентекләп сөйләшүне тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз