Татарстан Президенты Малайзия компанияләренең күргәзмә экспозициясендә булды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Малайзия компанияләренең берләштерелгән күргәзмә стендында булды. Аны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Малайзиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зайнол Абидин Омар озата йөрде.


Euro-Asia Expo 2013 күргәзмәсе “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 3 октябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр барачак. Башка катнашучылар арасында анда үз экспозициясен 31 Малайзия компаниясе тәкъдим итә, аларның вәкилләре Татарстан башкаласына Kazansummit’13 халыкара форумында катнашу өчен килгән.


MATRADE Малайзия тышкы сәүдә үсеше корпорациясе патронажы астында оештырылган әлеге берләштерелгән стендта төзелеш, логистика компанияләре, төрле бизнес-хезмәт күрсәтүче фирмалар, мәгариф учреждениеләре, шулай ук франчайзинг брендлары үз стендларын тәкъдим иттеләр.


Татарстан Республикасы Президентын кичә Малайзия делегациясе белән очрашу барышында шушы стендны карарга чакырылган иде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясен карап чыкты һәм Малайзия партнерларына күргәзмәдә катнашканнары өчен һәм стендның югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International