Әкмәледдин Ихсаноглу Минтимер Шәймиевкә үзенең рус теленә тәрҗемә ителгән “Яңа гасырда ислам дөньясы. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы” («Исламский мир в новом веке. Организация исламского сотрудничества») китабын бүләк итте.
Очрашуда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаренең икътисад буенча киңәшчесе Наҗи Җаббаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.