Рөстәм Миңнеханов “СТС Медиа” холдингы генераль продюсеры белән очрашты

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “СТС Медиа” холдингы генераль продюсеры, “Сеть Телевизионных Станций” ЯАҖ генераль директоры Вячеслав Муругов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Мабугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, “Татмедиа” Мабугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.


Вячеслав Муругов Казанга “СТС” телеканалының яңа проекты – хоккей турында “Молодежка” сериалының реклама туры кысаларында килгән. Бүген очрашу барышында В.Муругов Рөстәм Миңнехановка проект турында сөйләде. Шулай ук яклар Татарстанның “СТС” телеканалы һәм “СТС Медиа” холдингы белән хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International