Татарстан делегациясе Абу-Дабида республика мөмкинлекләрен тәкъдим итә

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.

Татарстан делегациясенең форумда катнашу максаты – ил җитәкчелеге кушуы буенча Ислам хезмәттәшлеге илләре һәм аларның үзәк уенчысы – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек кору. Быел Казанда узачак Саммитта, Уеннарда һәм башка БРИКС чараларында катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк компанияләрне, инвесторларны һәм инфраструктура операторларын җәлеп итүгә аерым басым ясала.

AIM 2024 форумы бөтен дөньядан лидерларны һәм тармак экспертларын җыя һәм бүген глобаль инвестиция ланшафтында булган үзгәрешләргә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International