Татарстан Премьер-министры Җиңү көнендә Казанның Арча зиратында чәчәкләр салды

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Җиңү көнендә Казанның Арча зиратында җирләнгән совет сугышчыларын искә алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби каберлекләр зиратның көнчыгыш өлешендә урнашкан. Биредә Казанның эвакуация госпитальләрендә вафат булган сугышчылар, Казан гарнизоны һәм 1941-1945 елларда ТАССР башкаласында булган башка хәрби частьләр хәрбиләре җирләнгән.

Сугыш ветераннары һәм тантанада катнашучылар белән бергә, Алексей Песошин «Җиңүче солдат» монументына килде. Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салдылар, шуннан соң бер минут тынлык игълан иттеләр. Аннары почетлы каравыл буш патроннар белән өч тапкыр корал залпы ясады, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.

Шуннан соң тантанада катнашучылар «Кайгылы солдат» монументы итәгенә чәчәкләр салдылар һәм Советлар Союзы Герое, легендар очучы Михаил Девятаевны искә алдылар. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Советлар Союзы Герое, Россия хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Борис Кузнецовны искә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International