Татарстанда «Безнең ишегалды" программасы кысаларында юл эшләре, тышкы яктыртуларны, балалар һәм спорт җайланмаларын урнаштыру эшләре алып барыла

2024 елның 11 мае, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программаның кураторы Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

Арина Петрова программа кысаларында юл эшләре, тышкы яктыртулар, балалар һәм спорт җайланмаларын урнаштыру эшләренең барышы турында сөйләде.

Аерым алганда, кайбер муниципаль районнарда соңгы ике атнада юл эшләре күләме динамикасы якынча 10% тәшкил иткән. Республиканың «Безнең ишегалды» программасы чаралары уздырыла торган тагын алты районында юл эшләре 10-14 майда башланачак.

Тышкы яктыртуларны урнаштыру эшләренең уртача проценты 11 процент тәшкил итә. Ике атна эчендә Динамика - 6%. Бу төр эш 23 муниципаль районда башланган. Тугыз район якын арада яктыртулар терәүләрен урнаштыру буенча эшкә керешә.

Җайланмаларга килгәндә, «Татлизинг» мәгълүматлары буенча, республика складларында барлык җайланмаларның (әзер әйберләрнең) 49%ы саклана. Барлык 12 урам җайланмары белән тәэмин итүчеләр әзер элементларны складларга график буенча озаталар, дип төгәлләде Арина Петрова, 41  проценты озатылган.

Балалар һәм спорт җайланмалары 55% күләмендә җитештерелгән.

Казанда һәм Алабугада җайланмаларны монтажлау эшләре башланган инде.

«Безнең ишегалды» программасы кураторы хәбәр иткәнчә, Түбән Кама халкы социаль челтәрләрдә 7 агачны кисү турында хәбәр иткән. Ул муниципалитет администрациясеннән хәлне контрольгә алуны сорады, чөнки сәламәт агачларны кисү рөхсәт ителми.

Мөрәҗәгатьләр арасында - шулай ук Казаннан юл эшләре һәм яктыртулар урнаштыру эшләре синхронлаштырылмаганлыгы турында мөрәҗәгать («Казэнерго» белгечләре юлчылар үз эшләренең бер өлешен башкарганнан соң ук эшли башлаган).

Шулай ук төзекләндерү эшләре тоткарлана дигән мөрәҗәгатьләр дә булды (Чаллыдан төзекләндерү эшләре берничә көнгә туктатылган дип мөрәҗәгать килде).

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында хәлне күзәтү алып барыла. Мәсәлән, әлегә кадәр хуҗалык корылмалары (сарайлар) сүтелмәгән ишегаллары табылган, әмма төзекләндерү инде үткәрелгән.

Арина Петрова алдагы елларда ишегаллары төзекләндерелгән районнар мониторингы турында аерым сөйләде. Искәрмәләр исемлеге төзелгән. 7 муниципаль берәмлектә 92 искәрмә ачыкланган (шул исәптән Казан, Түбән Кама, Зеленодольск һ.б.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International