Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Дагстан – Татарстан өчен мөһим партнер. Төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр 2018 елгы хезмәттәшлек турында килешү принципларына нигезләнә.

"Дагстан - Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән, туризм, сәламәтлек саклау һәм архив эшчәнлеге өлкәсендә уза торган чараларда актив катнашучы . Фәнни кадрларның квалификациясен күтәрү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек өлкәсендә эш алып барыла. Сезнең төбәк ел саен KazanForum чараларында катнаша", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.

Татарстан Премьер-министры АСК комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үтте. 2018 елдан Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дагстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында килешү гамәлдә. «Казан» агросәнәгать паркы комплекс мәйданчыгында Дагстан продукциясен сату өчен сәүдә урыннары бирергә әзер.

Очрашу барышында шулай ук машина төзелеше һәм төзелештә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International