Татарстан Президенты федераль интернет-проектларын оештыручыларына ачыграк булуларын теләде

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республика күренекле урыннарының үткән ял көннәрендә тәмамланган "Россия 10" федераль проектында катнашуның нәтиҗәләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, интернет-тавыш бирү оештыручылары конкурсның ачыграк һәм аңлаешлы булуын тәэмин итәргә тиеш иделәр.

"Россия 10" проектындагы мәгълүмат буенча Кол Шәриф мәчете 18 урында. Аерым алганда, оештыручылар һәр күренекле урын өчен бирелгән тавыш бирү саннарының нәтиҗәләрен күрсәтмиләр.

Интернетта Псков кремле һәм Гейзерлар үзәненең тавыш бирүнең соңгы минутларында, беренче унлыкка эләгер өчен, "ярышулары" төшереп алынган видео бар. Әлеге видео тагын да ярышу барышының объективлыгында шикләнү тудыра, "Россия 10" проекты сайтында 10нчы урында булган Гейзерлар үзәнен тавыш саны буенча узган Псков кремле соңгы мизгелләргә хәтле 11нче урында гына иде.

"Россия 10" конкурсы дәвамында интернет-кулланучылар ягыннан да, региональ җитәкчеләр ягыннан да тавыш бирү процедурасының үтә күренүчәнлегенә дәгъва белдерелде. "Чечня йөрәге" мәчете тирәсендә булган гауга - шуны ачык раслаучы мисал. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, оештыручылар "Россия 10" конкурсының нигезендә булган идеяне дискредитацияләделәр.

"Без беренче мәртәбә генә, "Россия исеме", "Россия 10" кебек, интернет-тавыш бирү кулланыла торган гомумфедераль проектларның гаугалы һәм тавыш бирү сайлауларының объективлыгы шикле булуы белән очрашмыйбыз инде, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Үтә күренмәле тавыш бирү механизмы һәм интернет-җәмәгатьчелек ягыннан тикшерү булмау махинацияләр һәм кемнеңдер аңлашылмый торган ихтыяҗлары хакына нәтиҗәләрне бозып күрсәтүгә китерә.

"Без Россия күренекле урыннарына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итүгә юнәлгән яхшы ниятнең бу эш йөкләнгән кешеләр ягыннан дескриедитацияләнүенә үкенәбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук "Россия 10" конкурсында катнашкан Татарстан мәдәни объектлары өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерде.

"Мин мондый конкурсларны алга таба оештыручыларга ачыклык һәм үтә күренмәлекне тәэмин итүләрен, нәтиҗәләрне объектив билгеләүгә һәм конкурентлы көрәшкә шартлар тудыруларын теләр идем", - дип әйтте Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International