Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышында җылы бирү сезоны йомгаклары буенча: Нигездә ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар тотрыклы эшне тәэмин итте

2024 елның 24 мае, җомга

Бүген Казанда 2023/2024 елгы җылы бирү чоры йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уза.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Алексей Песошин искәрткәнчә, 2023/2024 елгы җылы бирү чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эш йомгаклары һәм 2024/2025 елгы җылы бирү чорына әзерлек буенча бурычлар җылы бирү сезоны тәмамланганнан соң ел саен ясала.

"Муниципаль районнар һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә 2023/2024 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырылды, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - 2023/2024 елгы җылы бирү чорына әзерлек кысаларында барлык энергия белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан «Газпром межрегионгаз Казан» акционерлык җәмгыяте белән табигый газ китереп җиткерү турында килешүләр төзелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклаганча: муниципаль берәмлекләрнең җылы бирү чорына әзерлекнең төп күрсәткече - әзерлек паспортын алу. Әйтик, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, барлык 45 муниципаль берәмлек 2023/2024 елгы җылы бирү чорына әзерлек паспортларын үз вакытында алды.

"Җылы бирү чорына 3 213 котельная, 17 929 күп фатирлы йорт, 3 257 мәгариф объекты, 1 980 сәламәтлек саклау объекты, 1 914 мәдәният объекты, 378 спорт һәм яшьләр объекты, 166 социаль яклау объекты әзерләнгән", - дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул искәрткәнчә, узган көзге-кышкы җылы бирү чорында, кызганычка каршы, җылылык белән тәэмин итүне туктатып тоуга бәйле авария хәлләре дә булган.

"Җылы бирү чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 3 596 авария булган, - диде Алексей Песошин. - Бу шактый зур сан, ТР Төзелеш министрлыгыннан, җылылык белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләреннән, муниципаль район башлыкларыннан җылы бирү чорына әзерлек сыйфатына контрольне көчәйтүләрен сорыйм. Челтәр компанияләренә чираттагы җылы бирү чорына әзерлек вакытында ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Киләчәктә бу җылы бирү чорында Казан шәһәрендә XXI гасыр торак микрорайонында булган җитди аварияне булдырмас өчен, тузган җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен вакытында ачыклау һәм алыштыру зарур».

Утырыш барышында Алексей Песошин искә төшергәнчә, 2023 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәр республика гражданнарыннан Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе адресына сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә шикаять белән 14 748 мөрәҗәгать килгән. Шуның яртысыннан артыгы - күп фатирлы йортларда гомумйорт мөлкәтен карап тоту буенча мөрәҗәгатьләр. Идарәче оешмаларның эшчәнлеге, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан.

Әйтик, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында җылы бирү сезоны дәвамында ТКХ юнәлеше буенча 6 627 хәбәрнамә бастырылган, 5 635 буенча чаралар күрелгән, җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча 822 хәбәрнамә бастырылган, 779 хәбәрнамә хәл ителгән.

"Кышка әзерлек халыкка, оешмаларга һәм предприятиеләргә энергия ресурслары өчен түләүләргә турыдан-туры бәйле, - диде Алексей Песошин. -Торак-коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен гомуми бурычы 2015 елдан әкренләп кими бара. Бүгенге көндә коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен бурычы 216 млн.сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 млн. сумга кимрәк. Торак-коммуналь комплексның барлык оешмаларының электр энергиясе өчен түләнмәгән бурычы бер елда 22 млн. га кимегән. 2024 елның 1 маена 37 млн.сум тәшкил итә».

Шул ук вакытта республика халкының торак-коммуналь хуҗалык өчен гомуми бурычы 9 млрд. 971 млн. 265 мең сум тәшкил итә.

"Нигездә ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар тормышны тәэмин итү системаларының тотрыклы эшен тәэмин итте. Бүген барлык министрлыкларның, ведомстволарның, муниципаль берәмлекләрнең һәм предприятиеләрнең булачак җылы бирү чорына әзерлеккә бәйле бурычларны тормышка ашыру буенча җайга салынган эше оештырылырга тиеш», - диде Алексей Песошин.

2023/2024 елгы җылы бирү чорын узу һәм 2024/2025 елгы җылы бирү чорына әзерлек барышында хәл ителергә тиешле бурычлар турында тулырак мәгълүматны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International