ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинеты утырышында җылы бирү сезоны йомгаклары буенча: Җылы бирү сезоны дәвамлылыгы 253 көн тәшкил итте - бу елның 2/3 өлеше

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасында 2023/2024 елгы җылы бирү чорына әзерлек паспортларын билгеләнгән срокта барлык 45 муниципаль берәмлек алган. Бу күрсәткеч буенча 2023/2024 сезонына әзерлек чоры соңгы 10 елда иң уңышлысы булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Утырыш 2023/2024 елларның җылы бирү чорында ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының эш йомгакларына һәм 2024/2025 елларның җылы бирү чорына әзерлек бурычларына багышланды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чарада Татарстан республикасы Рәисе рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, һәр җылы бирү чоры башланыр алдыннан торак фондын һәм коммуналь һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш алып барыла. Әлеге чаралар кысаларында 2023 елда 3 213 котельная, 17 829 күп фатирлы йорт һәм 7 685 социаль-мәдәни өлкә объекты әзерләнгән, шул исәптән - 3 257 мәгариф объекты, 1 980 сәламәтлек саклау объекты, 1 914 мәдәният объекты, 260 спорт объекты, 108 яшьләр объекты, 166 социаль яклау объекты.

"Муниципаль берәмлекнең җылы бирү чорына әзерлек индикаторы - әзерлек паспорты алу, - дип искәртте Марат Айзатуллин. - 2023/2024 елгы җылы бирү чорына әзерлек паспортларын билгеләнгән срокта барлык 45 муниципаль берәмлек алды. Бу яктан 2023/2024 сезонына әзерлек чоры соңгы 10 елда иң уңышлысы булды. Узган җылы бирү чоры гомумән штат һәм контроль режимында узды".

ТР төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, җылы бирү сезоны 253 көн дәвам иткән - бу календарь елның 2/3 өлеше. Җылы бирү сезоны, 2023 елның 12 сентябрендә башланып, 2024 елның 22 маенда тәмамланган. Беренче чиратта җылылык традицион рәвештә социаль өлкә объектларына бирелә. Күп фатирлы йортларда җылылык энергиясен куллану күләме бу җылы бирү чорында 6 млн 722 мең гКал тәшкил иткән, бу узган җылы бирү чорына туры килә.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, узган җылы бирү чорында аварияләрсез булмый калмаган, әмма коммуналь хезмәтләрне туктатуга китергән барлык штаттан тыш хәлләр норматив срокларда бетерелгән. 3 596 авариянең иң күбе - 1 937 очрак, яки барлык очракларның 54%ы су белән тәэмин итү өлкәсендә булган.

Җылылык белән тәэмин итү турында сүз барганда, узган җылы бирү чорында республика территориясендә 455 авария булган, ягъни гомуми санның 13 проценты, дип төгәллек кертте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Утырыш барышында «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов та чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International