Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "СОГАЗ" иминият компаниясенең яңа офисында булды. Офисны ТР Президентына "СОГАЗ" ААҖнең идарә рәисе Сергей Иванов күрсәтте.
Петербург урамында урнашкан яңа офис бинасында иминият компаниясенең Казан филиалында 60 хезмәткәр эшли. ТР Президентына физик һәм юридик затлар залларын күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов яңа офисны югары бәяләде. "Урыны әйбәт, уңайлы, шәһәр үзәгендә", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Сергей Иванов сүзләренчә, офис мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил итә, әмма ихтыяҗ булса, киңәйтелү мөмкинлеге бар.
Экскурсиядән соң Сергей Иванов һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм "СОГАЗ" компаниясенең хезмәттәшлек перспективалары һәм компаниянең төрле республика проектларында катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, ТР Президенты РТ Сергей Ивановка "СОГАЗ" ААҖнең Универсиаданы оештыру һәм уздыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Компания студент Уеннарының рәсми иминиятчесе булды.