Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнашты.
Игорь Петришенко белорус делегациясе составында Казанга Евразия икътисадый комиссиясе Советы утырышында катнашу өчен килгән. Рөстәм Миңнеханов белән бүгенге очрашуда ул Татарстан белән Белоруссия арасындагы сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.