Рөстәм Миңнеханов: "Сөт терлекчелеге Татарстан өчен стратегик юнәлеш булып кала"

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Сөт терлекчелеге - республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ягыннан җитди игътибар таләп итүче Татарстан авыл хуҗалыгы өчен иң мөһим юнәлешләренең берсе ул. бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт терлекчелеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.

"Сөт терлекчелеге Татарстан өчен стратегик юнәлеш булып кала. Без сөтнең эре хуҗалыклар һәм шәхси йорт-каралтыларның төп керем чыганагы икәнен күрәбез, - дип белдерде республика Президенты. - Шуңа күрә эшне, сөт терлекчелеге приоритетта калырлык итеп, башкарырга кирәк".

Сөт терлекчелеге перспективалары һәм бүгенге торышы турында нотык белән ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул ике көн элек РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Воронеж өлкәсендә үткән шундый ук гомумроссия киңәшмәсендә әйткән сүзләрен искә төшерде. Д.Медведев сүзләренчә, сөт терлекчелеге - авыл хуҗалыгының иң мөһим һәм иң авыр юнәлешләренең берсе, аңарда кеше факторы бик зур. Киңәшмәдә, Марат Әхмәтов сүзләренчә, тармакка ярдәм итү чаралары турында карарлар кабул ителгән, алар аның нәтиҗәле эшләвенә һәм үсешенә ярдәм итәргә тиеш.

Марат Ахметов Татарстанда 400 меңгә якын сыер бар, шуларның 130 меңе шәхси хуҗалыкларда. ТРда сөт җитештерү елына 1,9 млн тонна тәшкил итә - бу бөтен Россия күләменең 6 проценты. Шул ук вакытта, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2012 елда сөт җитештерү 3 %ка кимегән, 2013 елда кимү дәвам итә, ә бит 2006-2009 елларда тармакка 60 млрд. сум акча кертелгән булган.

"Без киләсе ел дәрәҗәсенә киләсе ел башына ук күтәреләсебез килә. Хәзер дә бөтен районнар, агымдагы дәрәҗәне саклап калыр өчен, тырышырга тиешләр", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларының эшчәнлеген бәяләүнең аерым бер критерие сөт терлекчелегенең торышы булырга тиеш дип белдерде. "Сез сөтне кешеләрнең тормышлары яхшы һәм эшләре булсын дип җитештерәсез, - дип мөрәҗәгать итте муниципалитетлар башлыкларына Р.Миңнеханов. - Һәм күбегезгә әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтегезне үзгәртергә кирәк".

Элеккеге "Вамин" холдингы предприятиеләренең торышы турындагы нотык белән "Просто молоко" компаниясенең җитәкчесе Марат Муратов чыгыш ясады. Татарстан Президенты яңа җитәкчелекнең актив эшчәнлеген билгеләп үтте. "Вамин" холдингындагы билгесезлек көчләрне мобилизацияләүне таләп итә. Эшне тәртипкә салу, урыннарда яхшы атмосфера урнаштыру бик мөһим", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International