Авыл авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче сектор гына түгел, ул бик зур социаль блок та. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәне көне уңаеннан уздырылган тантанада ясаган чыгышында хәбәр итте. Тантана Татарстан Республикасы сөт терлекчеләге үсеше проблемаларына багышланган киңәшмәдән соң уздырылды. Залда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, Татарстан Республикасы агросәнәгать бизнесы, министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелган иде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
“Бүген без республиканың муллыгын, азык-төлек иминлеген тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәренә хөрмәтебезне белдерергә җыелдык”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларны сәламләп.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен быелгы ел зур сынау елы булуына карамастан, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителде.
“Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Авыл кешеләренең хезмәте бик авырһ катлаулы. Һава шартлары һәм үзебездә булган барлык ресурсларны мобилизацияләү киләчәктә дә агросәнәгать комплексын һәм тулаем республикабыз авылларын үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Соңыннан ТР Президенты бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, узган ел һава шартлары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшен гаять катлауландырды, әмма сыйфатлы агротехник чараларны гамәлгә ашыру һәм заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2,8 млн. тонна бөртекле ашлык җыеп алдылар, 2 млн. тоннага якын шикәр чөгендере, 1 млн. тонна бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла.