Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кинология хезмәтенең зональ үзәгендә булды
2013 елның 11 октябре, җомга
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм РФ субъектлары башкарма хакимияте белән багланышларны координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов белән бергә Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы кинология хезмәтенең зональ үзәгендә булды. Шулай ук үзәктә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов булды.
Үзәк башлыгы Валерий Ушатов кунакларга сөйләгәнчә, бу үзәктә Татарстандагы кинология хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен координацияләү бара, әлеге хезмәткәрләр Эчке эшләр министрлыгының республика районнары бүлекләрендәге 4 үзәк һәм 14 төркемдә һәм юнәлештә хезмәт итә.
Хәзерге вакытта, В.Ушатов сүзләренчә, Республика кинология хезмәте карамагында 480 эт бар, алар патруль-пост хезмәтендә, полиция бүлекләрендә транспортта файдаланыла, шартлаткыч һәм башка тыелган матдәләрне, коралларны һәм сугыш кирәк-яракларын эзләү белән шөгыльләнә.
Илдар Халиков һәм Юрий Демидов этләр яши торган вольерларны карадылар, этләрне тыелган һәм шартлаткыч матдәләрне эзләргә өйрәтә торган уку-укыту үзәгендә булдылар.
Кунакларга иң заманча медицина җайланмалары белән җиһазландырылган ветеринария блогын күрсәттеләр. Илдар Халиков һәм Юрий Демидов үзәкнең җиһазландырылу дәрәҗәсен югары бәяләделәр һәм аның хезмәткәрләренә киләчәктә уңышлар теләделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз