ТРның Лаеш районында яңа участок полиция хезмәткәрләре йорты ачылды
2013 елның 11 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасының Лаеш районы Сокуры авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы узды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органы белән үзара бәйләнешләрне координацияләү буенча баш идарәсе җитәкчесе Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексын төзү программасы Татарстанда быелгы елдан гамәлгә ашырыла. Бу бинаның гомум мәйданы 95,03 кв.м тәшкил итә, аның 21,82 кв.м мәйданында полиция участок пункты урнашкан, ә 73,21 кв.м - торак йорт.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.