Журналистлар белән очрашуда Михаил Пиотровский, бу күргәзмәнең, Казанда Эрмитажның 17 нче күргәзмә проекты булуын сөйләде. Бүген ачылган экспозиция Амстердамда күрсәтелгән булган, анда аны якынча 200 мең кеше караган. Дәүләт Эрмитажы директоры күргәзмәне “бердәнбер, искиткеч, сирәк һәм акыллы”, дип атады.
Экспозициядә рәсемнәрдән тыш, XIX йөз ахыры француз басма графикасының ачык әсәрләре кергән. Берничә залда декоратив-кулланма сәнгать истәлекләре куелган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.