Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә муниципалитетлар башлыкларына газ белән тәэмин итү объектларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен махсус контрольгә алуны кушты.
Газ үткәргечләрне имин эксплуатацияләү мәсьәләләре турындагы нотык белән “Газпром-Трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков чыгыш ясады. “Бүгенге көнгә без күп еллер буена һәлакәтләрсез эшлибез, әмма газ үткәргечләрне имин эксплуатацияләү буенча шактый проблема җыелды”, - диде Р.Кантюков.
Аның сүзләренчә, газ үткәргечләрнең саклау зоналарын бозу проблемасы кискен тора. Кайбер очракларда төрле корылмалар, хәтта торак йортлар газ белән тәэмин итү объектларына бик якын урнашкан була. Республикада мондый 34 очрак билгеләнгән, куркыныч ераклыкта 602 объект урнашкан.
Рәфкать Кантюков шулай ук Татарстанда яңа магистраль һәм бүлүче газ үткәргечләр төзү планнары турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа һәм реконструкцияләнә торган газ үткәргечләрдә масштаблы төзелеш эшләре алып барылганга күрә, җирдән файдаланучылар белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре кузгатыла, алар еш кына аренда түләве хакын арттыралар. “Газпром-Трансгаз Казан” башлыгы муниципалитетлар башлыкларын бу мәсьәләләрне хәл итәргә чакырды.
Халыкның кулланылган газ өчен бурычлары турында сөйләгәндә, Рәфкать Кантюков хәбәр иткәнчә, быелның 10 октябренә 216 мең абонентка 172 млн сум бурыч туры килә. Газ белән тәэмин итүдән 17,3 млн сумлык бурычы булган 3839 абонент мәхрүм ителде. Р.Кантюков бурычлылар саны абонентларның гомуми саныннан 15% тәшкил иткән муниципалитетлар башлыкларын бу мәсьәләләргә игътибар итәргә өндәде.
Татарстан Президенты районнар башлыкларына әлеге мәсьәләләрне махсус контролгә алырга кушты. “Газ үткәргечләрнең иминлеге – бу бик җитди нәрсә. Бу бөтен республика иминлеге”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул кайбер җир биләүчеләрнең газчылар акчасы бәрабәренә баеп калырга омтылуларын башында ук катгый хәл итәргә кушты. “Без, зур көч куеп, “Газпром”ның инвестицион программасына эләгәбез, республикага инвестицияләр кертүгә ирешәбез. Аннары кайберәүләр безгә каршы төшә, мондый нәрсәләр булмаска тиеш, - диде Татарстан Республикасы Президенты.