Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

2013 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе һәм намазында катнашты. 

Бәйрәм намазы Казандагы "Ярдәм" мәчетендә узды.     

Корбан гаете Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә (15 октябрь). Быел, башка еллардан аермалы буларак, Татарстан башкаласындагы мәчетләрдә бәйрәм намазы бер вакытта узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International