Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ярдәм" мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгендә булды.
Рөстәм Миңнехановка сукыр һәм начар күрүче кешеләр өйрәнү өчен ясалган юл киселешен, шулай ук сукырлар һәм начар күрүчеләр юл һәм идән япмаларын аерырга ярдәм итүче тактиль тротуар плиткасын, юл разметкасы төрләрен күрсәттеләр. Шуннан Татарстан Президенты күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгенең кабинетларын һәм уку сыйныфларын карап чыкты.
"Ярдәм" мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәге 2013 елның июль аенда ачылды. Әлеге комплекста мәчет, гыйбадәт бүлмәсе, чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, уку сыйныфлары, китапханә, мини-типография бар. Уку-реабилитация үзәгендә сукырлар һәм начар күрүчеләр Луи Брайль системасы буенча язырга, укырга, шулай ук компьютер грамоталыгы, төрле һөнәрләр һәм профессияләргә өйрәнә алалар, урында адаптация курсларын уза алалар.