Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш визиты белән килде

2013 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Германия Федератив Республикасына эш визиты белән килде.

Президент башта Аденау шәһәрендә була. 2013 елның 15-17 октяберендә республика делегациясе эшен Дюссельдорф, Дортмунд (Төньяк Рейн-Вестфалия җире), Эрфурт (Тюрингия җире) шәһәрләрендә дәвам итәчәк.

ГФРнда Рөстәм Миңнеханов эшенең программасында иң эре «K–Messe» пластмасса һәм каучук халыкара күргәзмәсендә, DASA күргәзмә үзәгендә, «Эрфурт хачы» сәнәгать үзәгендә һәм Ильменау техник университетында булуы планлаштырыла. 

Татарстан делегациясе шулай ук "Тюрингия Татарстанны каршы ала" форумы кысаларында Германия эшмәкәрләре белән очрашулар уздырырга да планлаштыра.  

Шулай ук ГФРна визиты кысаларында Татарстан Президенты берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырачак, шул исәптән Премьер-министр урынбасары, Төньяк Рейн-Вестфалия җире министры Сильвия Лёрман, Тюрингия Премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашачак.

Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Ивестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, "ТР инвестиөион-венчур фонды" ДКО директоры Айнур Айделдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, эре сәнәгать предприятиеләре, вузлар, республиканың инвестицион мәйданчыклары җитәкчеләре һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International