Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бротье» (Broetje Automation GmbH) компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле иртәнге аш уздырды.
Татарстаннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Казан вертолет заводы” ААҖ Директорлар советы рәисе Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
Бернд Шрёдер әфәнде - Broetje Automation GmbH идарәче директоры Рөстәм Миңнехановка компания специальләшә торган инновацион авиатөзелеш технологияләре турында сөйләде. Brotje Automation GmbHның (CLAAS Fertigungstechnik GmbH ярдәмче предприятиесе) төп продукциясе – самолетлар һәм вертолетлар компонентлары өчен металлдан һәм композит материаллардан әзерләнгән җайланмалар.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә: “Brotje” компаниясе җайланмаларының Boeing, SAAB, Embraer, Cassidian, Aerolia, Airbus кебек бөтендөнья компанияләре тарафыннан кулланылу факты продукциянең югары сыйфатлы һәм технологияләрнең ышанычлы булуын таныклый.
Аннары яклар авиатөзелеш, вертолет төзелеше өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары һәм республика сәнәгать предприятиеләре белән кооперация өчен мөмкинлек буенча фикер алыштылар.