Татарстан Президенты «K–Messe» күргәзмәсендә булды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Германиягә эшлекле сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген 19нчы "K–Messe" пластмасса һәм каучук халыкара күргәзмәсендә булды.

"К-Messe" химик технологияләр өлкәсендә алдынгы экспозицион мәйданчык дип санала. Күргәзмә Дюссельдорф шәһәрендә өч елга саен уздырыла. «K–Messe» оештыручылар сүзләренчә, күргәзмәләр арасында өч ел ара җитештерүчеләрнең инновацион циклларына бәйле. 2013 елда "K–Messe" 16-23 октябрь көннәрендә уздырыла.

Күргәзмәдә эре халыкара концерннар да, зур булмаган предприятиеләр дә катнаша. Алар төрледән-төрле товарлар тәкъдим итәләр: гадәти чимал төрләреннән башлап, заказ буенча җиһазлар ясауга хәтле. Экспонент компанияләр каучук һәм пластмасса өлкәсендә фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, яңа продукция төрләре, аны эшкәртүнең яңа ысуллары, полимер һәм каучук сәнәгатенең соңгы тенденцияләре белән танышырга тәкъдим итәләр.

Татарстан Президенты республика нефть-газ химиясене тармагы предприятиеләренең стендларын карады, шулай ук Татарстанның чит ил хезмәттәшләре экспозицияләрен дә карап чыкты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов KraussMaffei Berstorff компаниясенең стенды белән танышты, ул "Түбән Кама шина" ААҖ, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнә пластмасса һәм каучуктан эшләнмәләр өчен җиһазлар җибәреп тора.

"Казаноргсинтез" ААҖ стендында Татарстан Президенты барында Coperion GmbH компаниясе белән контракт имзаланды. Документ түбән басымлы полиэтилен җитештерүче завод өчен компаундирлау җайланмасын китерүне күздә тота.

“Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ стендын караганда Рөстәм Миңнеханов Gesamtverband Kunststoffverarb Industriee пластмассалар буенча Баш сәнәгать берлеге вәкилләре белән очрашты.

Шулай ук Татарстан Президенты барында “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ белән “Линде АГ” компаниясе арасында линия альфа-олефиннары җитештерүне модернизацияләү проекты буенча монтаж эшләрен башкаруны техник тикшереп тору буенча хезмәт күрсәтүләр турындагы контрактка имза салынды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күптәнге партнерлары: бетонга өстәлмәләр җитештерү буенча Татарстанның “Химград” технополисы территориясендә үз заводын ачкан BASF компаниясе һәм терлекләр өчен премикслар һәм азык өстәлмәләре җитештерү буенча заводы республиканың Тукай районында эшләп килүче DSM компаниясе стендларын карады.

“К-Messe” күргәзмәсендә тагын Татарстан Президенты полимер материаллар һәм инженер пластиклар өлкәсендә бөтендөнья лидерлары булган Lyondell Basell Industries (дөньяда полипропиленны һәм югары технологик полиолефиннарны иң эре җитештерүче), Sabic (югары сыйфатлы каучук, композит материаллар һәм структур өслеге булган прокат җитештерүче), Braskem (Бразилия компаниясе – биотаркалучан полимерлар җитештерү буенча лидер), Cabot (резинадан һәм пластмассадан әйберләр җитештерүче) компанияләре экспозицияләрен йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International