Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәтне саклау буенча “DASA Working World Exhibition” немец күргәзмәсендә булды.
DASA күргәзмә үзәге Дортмунд (Германия) шәһәрендәге Һөнәри иминлек һәм сәламәтлек саклау федераль институтының белем алу корпусында урнашкан. Экспозициянең максаты – һөнәрләр дөньясы, кеше һәм җәмгыять өчен аларның статусы, шулай ук эшнең кеше ихтыяҗларына яраклашу мөһимлеге турында мәгълүмат бирә.
Корылманың мәйданы 13 мең квадрат метр. Экспозиция һәрберсенә үз стенасы, төсе, яктылыгы һәм мультимедиа рәвешләре сайлап алынган техника үрнәкләре булган 12 проекттан тора. Татарстан делегациясе игътибарын төрле тарихи дәверләрнең кеше эшләгәндә кулланган коралларыннан торган экспонатлар җәлеп итте. Аерым алганда, музейда элеккеге өстәл компьютерлары һәм телевизорлар, шулай ук заманча оештыру техникасы куелган. Аларның зарарлы сыйфатлары да санап чыгылган. Утырып эшләү аркасында килеп чыга торган авырулар үсешенә, шулай ук бу проблемаларны хәл итүнең төрле алымнарына басым ясалган.