Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән ФРГ Эрфурт шәһәренә (Тюрингия җире) килде һәм анда RUAG Aerospace компаниясе вәкилләре белән очрашты.
RUAG – Швейцария технология концерны, анда7700 хезмәткәр эшли һәм аның Швейцариядә, Германиядә, Швециядә, Австриядә, Венгриядә, Австралиядә, Малайзия һәм АКШта предприятиеләре бар. Концерн үз эшчәнлеген авиация, космос, технологияләр, сугыш припаслары һәм оборона өлкәсендә алып бара.
RUAG Aerospace Services GmbH генераль директоры Александр Мюллер әфәнде региональара пассажирлар йөртү һәм йөкләр ташу өчен модернизацияләнгән һәм камилләштерелгән Dornier 228самолетын Татарстан делегациясенә тәкъдир итте. Самолет граждан секторында да, шулай ук хәрби көчләрдә дә куллану, эзләү-коткару эшләре башкару өчен билгеләнгән.
Очрашу барышында Татарстан Президенты концерн җитәкчелеге белән самолетның таяныч өслеге өчен структур детальләр җитештерү мөмкинлеге өлешендә RUAG Aerospace кооперациясе һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук авиатөзелеш өлкәсендә хезмәттәшлекнең башка вариантлары буенча фикер алышты.