Илдар Халиков Андрей Кигимга Татарстанда электрон дәүләт хезмәтләре кертелү хакында белдерде. ТР Премьер-министры сүзләренчә, хәзер Интернет һәм башка электрон формада ай саен 2 миллионга якын хезмәт күрсәтелә, алардан яшьләр белән бергә өлкән буын кешеләр дә актив куллана.
Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанда Социаль иминият фондының эше, республика белән Россия Социаль иминият фонды хезмәттәшлегенең мөмкин булган яңа юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.